Ел саен 1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә.
Бу бәйрәм 1949 елның ноябрендә Халыкара хатын-кызлар демократик федерациясе советы сессиясе карары белән гамәлгә куелган. Балаларны яклау көне беренче тапкыр 1950 елда дөньяның 51 илендә үткәрелә. БМО бу инициативаны хуплады һәм балаларның хокукларын, тормышын һәм сәламәтлеген саклауны үз эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип игълан итте.