Бүген Әлмәттә машина төзелеше комплексы предприятиеләре һәм оешмаларының яшь белгечләре арасында һөнәри осталык буенча 2021 елгы Бөтенроссия конкурсының тантаналы ачылышы булды.
Һөнәри осталык конкурсы иң мөһим һәм якты корпоратив вакыйгаларның берсе булып тора. Нәкъ менә биредә төп белгечлекләрнең яшь эшчеләре җитәкчелек, хезмәттәшләр, ветераннар һәм, әлбәттә, якыннары алдында үзләренең осталыкларын һәм көндәшлеген күрсәтә алалар.