Татарстан Республикасында торак тапшыру буенча план 43% ка үтәлгән. Әгәр узган елның шул ук чоры белән чагыштырсак, торак төзелеше темпларыннан алданрак бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.