27 майда Әлмәт шәһәр стадионында «Кызгылт сары йөгереш» гомумшәһәр җиңел атлетика эстафетасы узды.
Бу вакыйга «Таттелеком» компаниясенең Әлмәт муниципаль районы администрациясе, шулай ук ӘМР физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең уртак эше нәтиҗәсендә мөмкин булды. Гомумшәһәр эстафетасы 60тан артык команда җыйды.