Әлмәттә узган җиңел атлетика эстафетасында меңнән артык кеше катнашты
2013 елның 1 мае, чәршәмбе
Нефтьчеләр мәйданында Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан концерт программасы, сәүдә рәтләре гөрләгән арада Ленин урамы буйлап традицион җиңел атлетика эстафетасы башланды. Ул быел 54 нче тапкыр үткәрелде.
Быел бәйрәм вакытында уза торган җиңел атлетика эстафетасында меңнән артык кеше катнашты. Бу аның дәрәҗәсе арта баруы хакында сөйли. Җитезлектә көч сынашучылар арасында мәктәп балалары да, студентлар да, производство коллективлары да бар. Юбилейлар елы уңаеннан да яңалык та кертелгән – беренче тапкыр эстафетада велосипедчылар да катнашты.