“Лаеклы эш– лаеклы хезмәт хакы!”

2013 елның 1 мае, чәршәмбе
1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, Бердәмлек көне булып калуын дәвам итә. Әлеге матур традиция профсоюз комитеты, җирле властьнең уртак фикергә килеп эшләве, яшәве нәтиҗәсе буларак нефтьчеләр башкаласында беркайчан да тукталмады. Быелгы 1 Май бәйрәме “ Лаеклы эш– лаеклы хезмәт хакы ” лозунгы астында тарихка кереп калды.
Җәйге җылылыкка күнегеп барган халык, көннең матур булуына шатланып, “Нефтьче” мәйданына агылды. һәркем үзе эшләгән оешма кешеләрен, хезмәттәшләрен барлады. Мәйданның бер өлешен биләп алган сәүдә рәтләре, төсле шарлар, көчле музыка халыкта бәйрәм хисе тудырды.
Ул арада алып баручылар бәйрәм митингының башлануын хәбәр иттеләр.
Әлмәт шәһәре һәм районы профсоюзларының координацион советы рәисе М.М.Шәрәпов бәйрәм котлавы белән чараны башлап җибәрде. Мансур Мөкатдәсович ассызыклап узганча, 1 Май–бөтендөнья хезмәт ияләренең бердәмлеге, үз хокукларың, яхшы тормыш өчен көрәш көне булып калуын дәвам итә. Профсоюзлар лаеклы хезмәт хакы, социаль гарантияләр өчен көршәләр.Социаль партнерлык, төп социаль-икътисади программалар эшләгәндә башкарма власть органнары, эш бирүчеләр һәм профсоюзларның конструктив диалогы кайбер проблемаларны чишәргә ярдәм итә.Нәтиҗәләр дә юк түгел. 2012 ел күрсәткечләре буенча Татарстан Россия регионнары арасында лидерлыкны саклап килә. Хезмәт хаклары тулаем алганда 16,3 процентка артып 23 мең сум тәшкил итә. Шул ук вакытта кичекмәстән хәл ителергә тиешле мәсьәләләр дә бар. Хезмәтне саклау, социаль гарантияләрнең сакланышын тәэмин итү – шуларның кайберләре. Мансур Шәрәпов сүзләренчә, девиз үзгәргән, әмма таләпләр шул ук. Акциядә катнашучылар хакимият органнарына, бизнес вәкилләренә хезмәт хакларын арттыру, яңа эш урыннарын булдыру, бәяләр һәм тарифларны йөгәнләү таләбен куя. Бу хакта 1 Май митингында кабул ителгән резолюциядә дә әйтелде.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов 1 Май бәйрәменең төрле буын кешеләрен берләштерүен, аның күптән инде яңа өметләр, яхшыга үзгәрешләр символына әверелүен билгеләп, бәйрәмнең Әлмәт шәһәренә –60, Татарстан нефте табылуга –70 ел тулган юбилейлар елында аеруча истәлекле булуын әйтеп узды. Район һәм шәһәребездә яшәүчеләрнең тормыш –көнкүрешен яхшырту, тотрыклылыкны тәэмин итү төп максат булып кала бирә. Әлмәт бәйрәмне лаеклы каршылый.2012 елның икътисадый – социаль күрсәткечләре буенча, нефть башкаласы республикада беренче урынга чыкты. Күп елларга беренче тапкыр, шәһәрдә генә түгел авылларда да халык саны арту күзәтелә. Агымдагы елда 155 мең кв.метр торак төзеп куллануга тапшырылган, “Татнефть” ААҖ ярдәме белән “Яшьлек”, “Көнбатыш капка” микрорайонында балалар бакчасы, мәктәп төзелә, гомуми тырышлык белән мәктәпләргә, сәламәтлек саклау учреждениеләренә капиталь ремонт ясала, җиһазлар алына, яңа клублар төзеп куллануга тапшырыла.
–Һәр башкарган хезмәтегез шатлык алып килсен. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек телим, – дип үзенең теләкләрен җиткерде район башлыгы митингта катнашучыларга.
Әлмәтлеләр һәм шәһәребез кунакларын Дәүләт Думасы депутаты Р.Ф.Әбүбакиров та сәламләде. Ул 1 Май чараларның күп еллардан бирле яшәп килгән матур традиция, эш һәм хезмәт кешесен олылаучы бәйрәм булуын ассызыклады, аларның тормышын лаеклы итү һәрбер җәмгыятьнең беренчел бурычы булуын әйтте. Барлык депутатлар исеменнән бәйрәм белән тәбрикләп, теләкләрен җиткерде.
“Татнефть” ААҖ төбәкара профсоюзлары оешмасы рәисе, ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы Г.К.Яруллин 1 Май – Россия профсоюзлары өчен хезмәт ияләренең бердәмлеге, социаль гаделлек өчен көрәш көне белән тәбрик итте. “Татнефть” компаниясенең эшчәнлегенә тукталып, 2013 елга куелган бурычлар, социаль программаның үтәлүе хакында сөйләде.
Митингтан соң язгы эстафетада катнашучылар парады үтте. Быел йөгерешчеләр сафын беренче тапкыр велосипедчылар да тулыландырды. Әлмәттә әлеге чара 1959 нчы елдан башлап үткәрелә. Велосипедчылар ярышы белән башланып киткән эстафета сызыгына мәктәп укучылары, югары һәм махсус урта белем бирү учреждениеләре, соңрак предприятие-оешмалар спортчылары басты.Нефтьчеләр мәйданында мәдәни һәм күңел ачу программасы дәвам итте.
Фәрдия Хәсәнова, “Әлмәт хәбәрләре” газетасы газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International