Соңгы кыңгырау - искиткеч мәктәп чоры тәмамлану символы.
Бүген Әлмәт районының күп кенә гомуми белем бирү оешмаларында соңгы кыңгырау чыңлады. Башкарма комитет һәм район Советы вәкилләре, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, депутатлар чараларда катнашты. Быелгы уку елында 11 сыйныфны тәмамлаучы 1017 укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады, шулай ук 9 сыйныфны 2142 укучы тәмамлады.