Әлмәттә социаль объектларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 22 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин социаль объектларны һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр биналарын капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International