Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең Экология һәм төзекләндерү департаменты хезмәткәрләре санитар-экологик икеайлыкта һәм "Экояз 2021" республика акциясендә катнашу кысаларында үткәрелгән ачык дәрестә катнаштылар.
"Урман - безнең йортыбыз" дигән чарада Әлмәт шәһәренең 11 нче урта мәктәбенең 3в сыйныф укучылары катнашты. Укучылар заманча урманга мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр, урман кешеләрне нәрсә белән җәлеп итә, ашата, киендерә, янгын килеп чыкканда үзеңне ничек тотарга, кыргый хайваннарга ничек ярдәм итәргә һ.б. турында белделәр.