Ветераннар спортта көч сынаша

2013 елның 30 апреле, сишәмбе
Илебез азатлыгы өчен барган сугышларны кичкән, тормыш авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән ветераннарыбыз әле дә сафта, алар безгә яшь буынга бөтен яклап үрнәк булып торалар. Әлмәт муниципаль районында менә инде икенче ел рәттән ветераннар Советы, Физик культура, спорт идарәсе белән берлектә спартакиада оештырыла. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, алар 11 төрле спорт төре буенча көч сынашалар. Бүген, 29 апрель көнне, Әлмәт шәһәренә –60, Татарстан нефтенә –70 ел тулу, Бөек Жиңүнең 68 еллыгы уңаеннан, “Татнефть” ААҖ спорт комплексында бильярд ярышлары булып узды. Башка чаралардан аермалы буларак, уеннарында күрше Азнакай, Баулы, Ленингорск районнары ветераннар Советы вәкилләре дә катнашты. Ярышта катнашучыларны Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Ринат Шәйхаттаров сәламләде. Ул ветераннарыбызның һәрьяклап актив булуларын, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга үз өлешләрен кертүләрен ассызыклады, якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан изге теләкләрен җиткерде. Ветераннар Советы рәисе Васыл Хуҗәхмәтов билгеләп узганча, дәүләт тарафыннан ветераннарга зур игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтелә, үзешчән сәнгать, спорт белән шөгыльләнү, ялларны күңелле үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырыла. Ачылу тантанасында узган спорт ярышларында җиңүчеләр дә бүләкләнде. Йөзү буенча I урынны “Әлмәтнефть”, II урынны– “Татнефтегазпереработка”, III урын – Мәгариф идарәсе командалары яулады. 23 февраль уңаеннан пневматик винтовкадан ату буенча оештырылган ярышларда беренчелекне Анатолий Бочкарев (“Әлмәтнефть”) Васыл Хуҗәхмәтов( ветераннар Советы), Николай Рыжиков (“Главнефтегазстройсервис”) алды. Аларның һәрберсенә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Бильярд ярышларына иң өлкән спортчы, Бөек Ватан сугышы ветераны Зәкиев Әдип Карипович старт бирде.

Көньяк– көнчыгыш төбәк күләмендә уздырылган бильярд ярышларында 44 спортчы катнашты Сугыш ветераннары арасында I урынга – Әдип Зәкиев(“Ремсервис”), II урынга – Алексей Верхолантев (АУБР), III урынга – Анатолий Соколов(“Татспецстрой”) чыкты. Кичке алтыга кадәр дәвам иткән бильярд ярышлары җиңүчеләрне билгеләү һәм бүләкләүләр белән тәмамланды.

Фәрдия Хәсәнова ,
“Әлмәт хәбәрләре” газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International