ТР Кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр иткәнчә, 11-14 май көннәрендә җиһазландырылмаган урыннарда су коену нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак булган. "Ел башыннан бирле суда 13 һәлакәт теркәлгән, аларда 8 кеше, шул исәптән 1 бала һәлак булган. 7 кеше коткарылды», - диде спикер. Узган ел шул ук вакыт эчендә 9 кеше үлгән.
Су объектларында кешеләр үлеменең төп сәбәбе - җиһазландырылмаган, куркыныч урыннарда коену. Шуңа Күрә Юрий Венедиктов татарстанлыларны суда ял итү өчен, коткаручылар һәм медицина персоналы булган җиһазландырылган пляжларны сайларга чакырды. Бүген муниципаль берәмлекләрдә пляжларны 2021 елның 1 июненнән ачуга әзерләү эшләре бара.