Көрәш һәм хезмәт белән узган лаеклы гомер

2013 елның 30 апреле, сишәмбе
Илебез азатлыгы өчен барган сугыш тәмамланганга 68 ел тула. Ул дәһшәтле елларның авырлыгын, ачы хәсрәтен үз җилкәсендә татыган, җиңүне якынайтуга үз өлешләрен керткән ветераннарыбызның сафы да елдан – ел сирәгәя бара. Аларның һәрберсе безнең өчен җанлы тарих, ихтирам һәм хөрмәт иясе. Шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Маврин Егор Михайлович шундый легендар шәхесләрнең берсе. Ул башыннан ахырына кадәр сугышны кичкән, тыныч тормышта намус белән хезмәт итеп, олы дәрәҗәләргә ирешкән.

Егор Михайлович 1923 елның 5 маенда элеккеге Яңа Чишмә районы Шөгерче авлында туып үсә. Егет булып җитешкәч колхозда ат караучы булып эшли. 18 яше яңа гына тулган егетне сугышның беренче көннәреннән үк армиягә алалар һәм Хабаровск өлкәсенә Япония чигенә җибәрәләр. Ул командирлар әзерли торган махсус курсларны тәмамлый, яшь кенә килеш 12 кешедән торган взводны җитәкли.

–Йокларга да урын юк иде, толып, бишмәтләребезне кигән килеш землянкаларда айлар буе яшәдек. Безнең полкка ил чиген сакларга, дошман чигенә башлагач Япония азатлыгы өчен көрәшергә туры килде. Чираттагы бәрелешләрнең берсендә яраланып, озак кына вакыт Хабаровскидагы госпитальдә яттым. Барысы да үтте инде баштан,– дип искә ала ул вакытларны Егор Михайлович.

9 май– Җиңү көнен дә ерак Япониядә каршылый аларның полкы. Совет Армиясенең Германияне тар– мар итүе рәсми рәвештә билгеле булгач та, ике елдан артык дошманга каршы көрәшергә туры килә. Армиядән бары тик 1947 елда гына кайта Егор Маврин.

Сугыштан соңгы авыр елларда аның кебек ир– егетләрнең тырыш хезмәте бик тә кирәк булуын аңлап, намус белән тыныч тормышта эшкә керешә. Берникадәр вакыт төрле эшләрдә йөргәннән соң аны Березовка колхозына управляющий итеп билгелиләр. 6 ел эчендә ул хуҗалыкны алга җибәрү өчен күп эшләр башкара. “Мин килгәндә колхозда 20 дән артык ат бар, ә аларны җигеп чыгарга әйбер юк иде, эшне шуннан башладым. Чөнки, ул вакытта атлардан башка тормыш алып барып булмый иде“ – ди ул. Мал саны арттырыла, сыерлардан көнлек савым 1000 кг дан 3500 гә кадәр күтәрелә. Нәкъ шул чорда хуҗалыкның алдынгы эшчесе Анастасия Тиханковага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Берничә елдан соң Егор Мавринга Борискино авылы җирлеге рәисе вазыйфалары йөкләнә. Илдәге җимерекләрне торгызу чорында бу эшнең авырлыгын башкарган кеше үзе генә белгәндер. 13 елдан артык вакыт эчендә Борискино авылы җирлегенә караган колхозларда берничә ферма төзелә, социаль– көнкүреш объектлары сафка бастырыла. Мал – туар асрап яшәгән авыл кешеләрен печән, салам белән тәэмин итү, аларны борчыган көндәлек мәсьәләләрне дә хәл итәргә кирәк була авыл җирлеге рәисенә.

Район җитәкчелеге, хезмәттәшләре, авыл кешеләре дә Егор Михайловичны, беренче чиратта, кешелекле, намуслы, дөреслекне яклап чыгарга әзер кеше буларак хөрмәт итәләр. Ул җитәкләгән елларда Борискино авылы җирлеге районда барлык күрсәткечләр буенча да алдынгы позицияләрне алып тора.

Хезмәте белән генә түгел, яшәү рәвеше белән дә күпләргә үрнәк булырлык Егор Михайлович. Алар тормыш иптәше белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә 14 онык, 8 оныкчыкның кадерле бабасы. Балалары гына түгел, бүгенге заман яшьләре, оныклары да Егор Михайловичның һәр сүзен тыңлап, һәр киңәшен санлап яшиләр.

Лаеклы ялга чыккач та бакчада яшелчә, җиләк– җимешләр үстерә. Җирне, хезмәтне, кешеләрне ярата, актив тормыш белән яши. Егор Михайловичның оныгы Стас Маврин бабасы турында менә нәрсәләр сөйләде:

– Без бабабыз белән чиксез горурланабыз. Ул һәрберебезгә җылы сүзен, акыллы киңәшен таба белә. Әлмәттә беренчеләрдән булып спиртлы эчемлекләр, тәмәкесез антикафе ачу идеясен дә ул күтәреп алды, матди яктан да ул ярдәм итте. Юбилее белән тәбрик итеп барлык изге теләкләребезне җиткерәбез, сәламәт булып, озак яшәсен.

Бездә якыннарының теләкләренә кушылабыз. Көрәш һәм хезмәт белән лаеклы гомер юлы узган ветераннарыбызга хөрмәтебез чиксез.

Фәрдия Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International