2021 елның 7-9 апрелендә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты финалында катнашу хокукына сайлап алу ярышлары узды.
Сайлап алу ярышларында бөтен Россиядән 15 регион катнашты. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында: Галләмов Камил, «Сәнәгать дизайны» юнәлеше буенча укучы һәм Кирамов Булат, «IT – квантум» юнәлеше буенча укучы, сайлап алу ярышлары нәтиҗәләре буенча, «Виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкны эшләү – юниорлар» компетенциясе буенча Россиянең иң көчле командалары алтылыгына керде.