9 май көнне Россиядә ел саен бөтенхалык бәйрәме – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының Җиңү көне билгеләп үтелә.
Әлмәттә Җиңү көнен бәйрәм итү гадәттәгечә «Мәңгелек ут» мемориаль комплексы янында чәчәкләр салудан башланды. Шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре, Җиңү волонтерлары һәм шәһәр халкы сугышта һәлак булганнар истәлегенә веноклар һәм чәчәк бәйләмнәре салдылар.