Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү көне белән котлыйлар

2021 елның 7 мае, җомга

9 Май - үзенчәлекле бәйрәм. Кулларына корал тотып Ватанны саклаган фронтовикларны һәм тылда Җиңүне фидакарьләрчә аякка бастырган ветераннарны хөрмәтләү аеруча дулкынландыргыч булды. 

Бүген Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова һәм Әлмәт муниципаль районының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсе башлыгы Алексей Лазарев Бөек Ватан сугышында катнашучыларны: Гиндулла Гайнуллина, Габделбәри Габдрахимов, Салихҗан Галимҗанов һәм Минисә Сабированы шәхсән котладылар. Алар ветераннарга рәхмәт сүзләре җиткерделәр, сәламәтлек, иминлек, озын гомер теләделәр, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Иҗади бригада тарафыннан һәр ветеран өчен шәхси концерт оештырылган иде. Җиңү көне атмосферасына ветераннар һәм аның якыннары гына түгел, янәшәдә яшәүче күршеләр дә үтеп керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International