Әлмәт муниципаль районында бүгенге көндә 1273 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.
Нефть шәһәрендә Җиңү көне алдыннан аларны аерым котлыйлар - аларның батырлыгына хөрмәт һәм тыныч тормыш өчен рәхмәт йөзеннән «Фронт бригадасы» ветераннар яши торган йортларның ишегалларында театральләштерелгән котлаулар оештыра. Сугышта катнашучылар үзләренең парад костюмнарын киеп, шәһәрнең иҗат коллективлары артистлары башкаруында сугыш еллары җырларын бик теләп тыңлыйлар.