Бүген Әлмәткә эш визиты белән юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары – ТР буенча Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш дәүләт инспекторы Ленар Габдерахманов килде.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов белән берлектә Бигәш урамының бер өлешен карап чыктылар. Әлеге участокта урам утлары челтәре төзелде. Ленин-Әминов урамнары чаты - Әлмәтнең җанланып киткән территорияләренең берсе. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары кысаларында биредә җәяүлеләр өчен киртәләр урнаштырылган.