9 Май алдыннан Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына «Җиңү диктанты» дигән Бөтенроссия тарихи диктантында катнашты.
Акциянең максаты - киң җәмәгатьчелекне Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итү, яшьләргә тарихи грамоталылыкны һәм патриотик тәрбия бирү.