"Алтын алмалар турында әкиятләр" программасының паблик-арт командасы Әлмәт һәм уникаль арт-объектлар буенча бушлай экскурсияләр башлап җибәрә.
Аларның беренчесе бу шимбәдә, 1 майда булачак. Май ялларында нефть башкаласы халкы һәм кунаклары өчен барлыгы 4 мавыктыргыч сәяхәт үткәрү планлаштырыла. Аларга шәһәр арт-объектларын булдыручы рәссамнар өчен илһам биргән мифлар, легендалар, туган як тарихы кертелгән. Барлык программалар да авторлык программалары.