Бүген Әлмәттә хәтер мәйданында Чернобыль АЭС һәлакәтенең 35 еллыгына багышланган митинг булды.
Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны искә алу өчен төрле яшьтәге бик күп кешеләр җыелды. Митингта һәлак булганнарның хатыннары, ликвидациядә катнашучылар, аларның туганнары, шулай ук белем бирү учреждениеләре укучылары катнашты.