26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулды.
Юбилей даталары кысаларында Әлмәттә шигърият көненә багышланган масштаблы чаралар узды. Шагыйрьне искә алу өчен аның исемендәге скверга язучылар һәм шагыйрьләр, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм сәнгать осталары, укучылар, укытучылар килгән иде.
Габдулла Тукай һәйкәле каршындагы мәйданда иртә таңнан бөек шагыйрьнең үлемсез юллары яңгырады. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары аның шигырьләрен укыдылар.