Бүген, 26 апрель, Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан әлмәтлеләр митингка җыелды.
Халкыбыз татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 100 елны билгеләп үткән көнне илебездә зур фаҗига була – Чернобыль атом электр станциясенең IV блогында шартлау яңгырый. 2003 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы 26 апрельне Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан итте. Шушы вакыттан башлап әлмәтлеләр һәр елны митингка җыела. Быел да 26 апрельдә Хәтер мәйданына килде алар.
Авария нәтиҗәләрен бетерү өчен ул чактагы СССР Министрлар Советы карары белән дәүләт комиссиясе төзелә. Илнең төрле почмагыннан эшче көчләр чакырыла башлый. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә 240 меңнән артык кеше катнаша. Алар арасында безнең якташларыбыз да була. Әлмәт шәһәре һәм районыннан Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүгә 172 кеше чакырыла. Кызганычка каршы, аларның 49 ы инде бүген арабыздан мәңгегә киткән. Хәзерге вакытта калабызда атом электр станциясендәге авариянең нәрсә икәнлеген, аның китергән зыянын үз күзләре белән күргән 140 кеше. гомер кичерә.
Митингта чыгыш ясап, районы башлыгы Мәҗит Салихов авыр минутларда Ватан чакыруы буенча Чернобыльгә ярдәмгә барып, үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, кешелекне радиоактив чумадан саклап калулары өчен якташларыбызга рәхмәтен җиткерде.
– Әгәр кешеләр мондый батырлык, патриотизм үрнәкләре күрсәтмәгән булса, һәлакәт нәтиҗәләре тагын да зуррак булыр иде, – дип ассызыклады район башлыгы. – Федераль бюджеттан тыш муниципалитет та ел саен социаль яклау чараларын карый. Быел бу максатларга район бюджетыннан 250 мең сум акча бүленде. Бу юнәлештәге эшне алда да дәвам итәчәкбез.