Әлмәт субботникта катнашты

2021 елның 24 апреле, шимбә

Бүген, 24 апрель көнне, Әлмәт муниципаль районы Бөтенроссия субботнигына кушылды.

Шәһәр һәм авыл территорияләрен чистартуга 7030 кеше чыкты. Субботник барышында үзбушаткычлар һәм төягечләр җәлеп ителде, чүп-чар җыю һәм чыгару оештырылды, юл буйларындагы юл кырыйларын тәртипкә китерделәр, чүп үләннәре бетерелде, агачлар агартылды, коры ботаклар киселде. Каты көнкүреш калдыклары полигонына 2000 куб. м. дан артык чүп-чар кабул ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International