Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасында торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрүнең барышы турында Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Әйтик, 1 апрельдән республикада гадәттәгечә санитар-экологик икеайлык башланды. Икеайлык башыннан бирле 1530 тәртип бозу ачыкланган, 1008 беркетмә төзелгән, шул исәптән 99ы - юридик затларга, 313е - вазыйфаи затларга, 596сы - физик затларга гомуми суммасы 2,3 млн.сумнан артык булган штраф салынган. Бүгенге көндә республикада 1099 чүплек ачыкланган, шуларның 63% ы бетерелгән.