Әлмәт укучысы Кәрим Галиуллин география буенча Бөтенроссия олимпиадасы призеры булды

2021 елның 23 апреле, җомга

16-22 апрель көннәрендә П. П. Семенов-Тян-Шан исемендәге Липецк дәүләт педагогика университеты базасында география фәненнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча Әлмәт шәһәренең 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Кәрим Галиуллин призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International