- Репетицияләргә бик теләп йөрибез, бу бит безнең өчен аралашу урыны да. Мондый чаралар ешрак оештырылсын иде , – ди йөзләрендә нур, дәрт балкыган ветераннар. Фестивальнең исеме юкка гына “Балкыш” дип аталмаган икән.
Жюри әгъзаларын Татарстанның халык һәм атказанган артистлары тәшкил итте. Алар иң яхшы концерт номерларын фестивальнең 18 майда Казанда узачак гала-концертына сайлап алды. Бу көнне фестивальнең гран-при ияләре дә билгеле булачак.