Чит ил кунаклары Әлмәткә килде

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

15 апрельдә Татарстанның нефть башкаласына Кения, Уганда һәм Зимбабве бәйсез дәүләтләренең илчеләре җитәкчелегендәге делегация килде.

Татарстан Республикасы белән танышу программасы кысаларында берничә шәһәр, шул исәптән Әлмәт шәһәре дә сайлап алынды.

Чит ил кунакларын Әлмәт муниципаль районы Башлыгы каршы алды. Очрашу барышында Тимур Нагуманов чит ил дәүләтләре вәкилләрен нефть шәһәренең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштырды, шәһәр барлыкка китерүче предприятиеләрнең югары роле турында билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International