5 апрельдә Әлмәт районында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов булып китте.
Эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПК оешмалары арасында конкурсы кысаларында 2021 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга район хуҗалыкларының әзерлеген тикшерү уздырылды.
Хуҗалыкларның чәчү кампаниясенә әзерлек дәрәҗәсе берничә параметр буенча тикшерелә. Бәяләү күрсәткечләренә машина-трактор паркының әзерлеге, хезмәтне саклау дәрәҗәсе, чәчү материалының сыйфаты, язгы кыр эшләрен башкару өчен эш планнарының булуы кертелгән.