Мәктәпләрдә парламент дәресләре

2013 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе
Яшьләрнең барлык өлкәләрдән дә хәбәрдар, конкурентлыкка сәләтле булулары – заман таләбе. Бигрәк тә иҗтимагый һәм сәяси яссылыкта алар үз позицияләрен ачык белеп, үз фикерен, карашын ачык әйтә белергә тиешләр. Мәгариф системасында, шул исәптән Әлмәт муниципаль районы мәктәпләрендә дә әлеге юнәлештә максатчан эш алып барыла. 24 апрель көнне 4 нче мәктәптә узган парламент дәресләре шуның бер мисалы. Югары сыйныф укучылары өчен уздырылган “Законнар ничек туа? ” дип аталган дәрес -очрашуда Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының дәүләт муниципаль идарә кафедрасы җитәкчесе урынбасары Юлия Меркурьева катнашты.

Дәресне мәктәп директоры Светлана Семенова башлап җибәрде. Ул парламент дәресләренең даими рәвештә узуын әйтеп, бүгенге тема, аның муниципалитет, республика, дәүләткүләм югарылыгында кабул ителү процессының аеруча кызыклы булуын ассызыклады. Дәүләт муниципаль идарә кафедрасы хезмәткәре үзенең чыгышында закон проектларының өч укылышта каралуы, Хокук идарәсе тикшергәннән соң 14 көн эчендә Президентка кертелүе, кул куелып массакүләм мәгълүмат чараларында басылганнан соң гына кабул ителгән законнарның гамәлгә керүе турында сөйләде.

Наҗия Мисбаховна үзенең чыгышын шәһәр мәктәпләрендә парламент дәресләре оештыруның актуальлеген ассызыклап, кызыклы эш формалары булуына да басым ясады. 7 нче мәктәп укучылары, мәсәлән, кайчандыр әлеге мәктәптә белем алган Фәрит Мөхәммәтшин, бүгенге көндә Татарстан Дәүләт Советы рәисе янына парламентка сәяхәт оештырганнар. “Гомумән, үз дәүләтеңнең тарихын,аның символикасын, гимнын белү- һәр гражданның хокукы, бурычы”- дип билгеләп үтте. Наҗия Хәйдәрова укучыларга Татарстан гимны, күптән түгел генә аның яңартылган, сүзләр белән башкарыла торган варианты кабул ителүе турында сөйләде. Очрашуда Әлмәт муниципаль районы һәм шәһәр Советы, аның эшчәнлеге, депутатлар корпусы турында да сүз булды. Быел менә беренче тапкыр Җирле үзидарә хезмәткәрләре көне билгеләп үтелгән.

Дәрес ахырында Наҗия Мисбаховна укучыларның сорауларына җаваплар бирде. Дискуссия, фикер алышулар белән аралашкан дәрес ахырында залда утыручыларның һәрберсе “Законнар ничек туа?” дигән сорауга тулы җавап бирергә әзер иде инде.

Фәрдия Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International