«Белые кораблики» акциясе - балаларга ярдәм чарасы

2013 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе
Әлмәт хатын-кызлар берлегенең эшчәнлеге соңгы вакытта аеруча игътибарга лаек. Кыска гына вакыт эчендә әлеге оешма тарафыннан төрледән-төрле чаралар, бәйрәм һәм акцияләр уздырылып тора. Тормыш-көнкүрешебездә булган бер генә вакыйга, проблема да берләшмә әгъзаларын битараф калдырмый. Шушы көннәрдә генә булып узган утырышларның берсендә Әлмәт хатын-кызлар берлеге “Белые кораблики” акциясе үткәрү тәкъдиме белән чыкты.

- Район һәм шәһәрнең Сәламәтлек саклау өлкәсендә халыкка югары сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен күп эшләр башкарыла, хәл ителергә тиешле проблемалар да юк түгел һәм без әлеге мәсьәләне чишүгә үзебездән өлеш кертергә телибез, - дип билгеләп үтте оешманың рәисе Гүзәл Еремеева.

Район балалар хастаханәсенең сәламәтлек үзәгендә 1 яшькә кадәрге балалар өчен төзелгән бассейн әһәмиятле функцияләрен тергезүдә бассейнда үткәрелә торган күнегүләрнең бик мөһим булуын билгеләп үтә табиблар. Әлеге бассейнны яңадан эшләтү өчен 200 мең сум акча кирәк.

Әлмәт хатын-кызлар союзы оештырган “Белые кораблики” хәйрия акциясе кысаларында мәктәп укучылары үз куллары белән бәхетле балачак символы булган кәгазь көймәләр ясаячак. Студентлар һәм волонтерлар әлеге көймәләрне 10 сумга сатачак. Көймәләргә куелган флажокларда зуррак суммаларда акча күчерергә теләүчеләр өчен балалар хастаханәсенең исәп-хисап счетлары да күрсәтелгән. Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы студентлары акциядә үзенчәлекле итеп катнашырга исәпли. Алар көймәләр формасында ясалган тәм-томнар әзерләп, шулай ук сатачак.

“Белые кораблики” хәйрия акциясе 13 майда старт алып 1 июнь - Балаларны яклау көнендә тәмамланачак. Әлеге чараларда беребез дә читтә калмасак иде, тамчылардан да күл җыела.

Ландыш Зарипова

Ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен реквизитлар:

Государственное автономное учреждение здравоохранения «Альметьевская детская городская больница с перинатальным центром».

ИНН/КПП: 1644062424/164401001
Наименование банка: ОАО «АК БАРС» Банк г. Казань
Расчетный счет: 40603810908020000204
Корр. счет: 30101810000000000805
БИК: 049205805
Лицевой счет (обязательно указывать в назначении платежа) в ТО ДК МФ РТ Альметьевского района и г. Альметьевска: ЛАВ07704011-ДетПерЦ (внебюджет)

Тел.: 45-31-51.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International