Язгы чәчүне 10 көн эчендә тәмамлау бурычы куелды

2013 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе
Узган ел белән чагыштырганда, яз бераз соңга калып килсә дә, район игенчеләре язгы кыр эшләрен озакка сузмыйча тәмамларга исәп тота. Һава шартларының уңай торуы, эш өчен булдырылган мөмкинлекләр югары уңыш алу ышанычын тагы да арттыра. Кичә, 24 апрель көнне, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Извил Габдрәкыйпов, белгечләр һәм журналистлар бергәләп басу –кырлардагы эш торышы белән танышты. Токарликов исемендәге һәм “Союз-Агро” җәмгыятьләре район авыл хуҗалыгы җирләренең яртысын алып тора. Эш торышы белән танышу да алардан башланды.

Токарликов хуҗалыгы игенчеләренең язгы кыр эшләре чорында 6000 гектарда иртә, 2000 гектарда азык культуралар чәчәсе, 2200 гектар уҗым тукландырасы, 4500 гектарда дым каплатасы бар. Җәмгыятьнең директоры, аксакал җитәкчеләребезнең берсе Рәсим Исхаков сүзләренә караганда, бүгенге көндә кырларда 30дан артык төрле агрегат эшли, яңадан 10сы иртәгәдән башлап чәчүгә чыгарга тиеш. Югары җитештерүчәнлеккә ия 3 агромастерның тотрыклы эшләве алга куелган планны үтәргә ярдәм итә. Шуларның берсен алдынгы механизатор Фиргать Хәйруллин иярли. Безнең янга да ул берничә минутка гына тукталырга вакыт тапты. Фиргать хуҗалыкта 2000 нче елдан бирле хезмәт куя.

Язгы чәчүгә ныклап әзерләнеп, сөенеп чыктык. Минем бурыч – көненә, ким дигәндә, 50-60 гектар җир эшкәртеп, быелгы сезонда 1200 гектарда язгы кыр эшләрен башкару. Көнлек нормаларны аңлаттылар. Эшләүгә карап, күпме хезмәт хакы алачагыбызны белеп торабыз. Ярыш рухы белән, бер-беребездән калышмаска тырышып эшлибез, - ди ул.

Хуҗалыкта язгы кыр эшләрен уңышлы һәм кыска вакытта башкарып чыгу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Инвесторлары Ф.Ф.Комаров тарафыннан ел да һәртөрле ярдәм күрсәтелә. Быел менә 10 берәмлек техника, 20 механизатор өстәмә көч булып, игенчеләрнең хезмәтен җиңеләйтә. Эш ике сменада оештырылган, уҗымнарны тукландыру һәм дым каплатуны бүген –иртәгә төгәлләп, 5 майга кадәр иртә культуралар - 3200 гектарда арпа, 1900 гектарда бодай, 500 гектарда борчак, 400 гектарда солы чәчүне төгәлләргә исәплиләр. 24 апрельгә 550 гектар мәйданда арпа чәчелгән инде.

Рейдыбызның икенче тукталышы “Союз-Агро” хуҗалыгының Кузай региональ производство комплексында булды. 87 гектарлы әлеге басуда көзге бодай уҗымын тукландыралар. Картинадагы кебек тигез һәм чиста, куе яшел үлән күтәрелеп килүче мондый басуларны күргәч, күңел сөенә. “Волжский – К” сортлы бодайдан, ким дигәндә, 25-30 центнер уңыш җыеп алырга исәпләре. Хуҗалыкның директоры Олег Мазуркин билгеләп узганча, кыр эшләренә алдагы якшәмбедә тотынганнар. Беренче чиратта, 6287 гектарда тукландыру һәм дым каплату, 4500 гектарда арпа чәчүне башкарырга кирәк. Эш, шулай ук, ике сменада оештырылган, эшчеләрне басуга вахта белән алып киләләр, ике урында ашханә эшли. График буенча, бер көнгә 1000 гектар җир эшкәртелергә тиеш, моның өчен барлык шартлар да тудырылган.

Югарыдагылардан аермалы буларак, “Аппаково” ҖЧҖе зур булмаган, урта кул хуҗалыкларның берсе. Биредә заманча техникаларга түгел, беренче чиратта, эшче көчләргә таянып эш алып барырга туры килә. Механизатор, комбайнчы Владимир Курдыбайло биредә 20 елдан артык хезмәт куя. Быелгы чәчү эшләренә дә зур хәзерлек белән килгән. Хуҗалыкның 120 гектарда арпа, 100 гектарда бодай, 50 гектарда берьеллык һәм башка культуралар чәчәсе бар. “Күмәк эшне ил күтәрә” - ди халык мәкале, биредә дә шулай. Авыл кешеләре, пенсиядәме ул, эш яшендәме, бердәм булып язгы кыр эшләренә чыкканнар. Арада хатын-кызлар да шактый. Талия апа Мөлекова шундыйларның берсе. Ул озак еллар әлеге хуҗалыкта хезмәт куйган, хәзер дә бик теләп ярдәм итә.

- “Аппаково” хуҗалыгы җитәкчесе Әсхәт Минненазыймович үзе дә бик игелекле кеше. Печәнен, саламын, фуражын шуннан алабыз, мал асрап яшибез. Язгы чәчү эшләрендә, һичшиксез, булышырга кирәк, - ди ул. Үзе икенче көн инде басуда, чәчкечтә йөри.

Бөртекләрне үз вакытында җир куенына салу гына түгел, аларның сыйфаты да киләчәк уңышның нигезе булып тора. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Хәким Нәкыйпов сүзләренә караганда, апрель башында район хуҗалыкларындагы орлыкларның 11 процентына тиешле тикшерү уздырылмаган, калибрланмаган булса, бүгенге көндә әлеге күрсәткеч 3 процент чамасы һәм бүген-иртәгә тәмамлана. Агымдагы елда орлыкларны яңарту буенча да күләмле эш башкарылган. Яр Чаллының “Агрофирма”сыннан 100 тонна бодай, 120 тонна арпа алынган. Шулай ук, Кичүчат һәм Чулпан хуҗалыкларындагы яңа төр орлык яңартуда зур этәргеч биргән. Район басуларына “Экада -66” , “Экада -70”, “Маргарита”, “ Раушан” дип аталган югары сортлы, беренче репродукцияле арпа һәм бодай чәчеләчәк. Яңартылган орлык базасы 70 процентны тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Извил Габдрәкыйпов авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ныклы әзерлек, күтәренке кәеф белән язгы кыр эшләренә чыгуларын билгеләп үтте:

-Район җитәкчелеге , “Татнефть”ААҖ ярдәме белән көнүзәк булган ягулык-майлау материаллары, ашламалар мәсьәләсе хәл ителде, тоткарлыклар юк. Авыл хезмәтчәннәренең эше район башлыгы Мәҗит Салиховның игътибарыннан төшми. Һәрбер хуҗалыкка башкарма комитеттан җаваплы кешеләр, ветераннар билгеләнде, нинди генә сораулар булса да, алар бергәләп хәл ителә. Аксакаллар, алар барлыгы 9 кеше, киңәшләре белән кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Хезмәт кешесенә үз эшенең әһәмиятен, кирәклеген аңлап, рухи ярдәм күрсәтү дә бик мөһим.

Район башлыгы язгы кыр эшләренең барышыннан канәгать булуын белдерде.

- Һава шартлары белән бәйле рәвештә быел язгы кыр эшләренә берничә көнгә соңрак тотындык. Ләкин, бу эш нәтиҗәсенә йогынты ясамаска тиеш, дип уйлыйм. Район буенча 76 мең гектарда язгы чәчү эшләрен башкарырга кирәк, шуның 50 мең гектары - бөртекле культуралар. Бүгенге көнгә, гомумән алганда, язгы кыр эшләренең 40 проценты башкарылды инде. Шушындый темплар белән эшләп, 10 көн эчендә язгы чәчүне тәмамлау бурычын куябыз. Әлеге эштән беркем дә читтә калмаска тиеш , – диде Мәҗит Салихов журналистларга биргән интервьюсында.

Фәрдия Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International