Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәт балалар бакчаларында милли атналык кысаларында чаралар уза
2013 елның 24 апреле, чәршәмбе
Әлмәтнең мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләрендә милли атналык игълан иттеләр. Аның кысаларында балалар бакчаларында туган телгә, Габдулла Тукайга, татар мәдәнияте-сәнгате белән таныштыруга багышланган чаралар оештырыла. Бүген “Алтынчәч” балалар бакчасында “Балачак бәйрәме” дип аталган шигырь конкурсы үтте.
Бу традицион шигырь бәйгесен быелгы юбилейларга багышлаганнар. Балалар шушы җирлектә яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең шигырьләрен тәкъдим итте. Җирлек әдипләре үзләре дә бу чарага чакырулы иде.
Конкурс ике көн дәвам итә. Иртәгә катнашучыларны 53 балалар бакчасы кабул итәчәк. Бәйгедә Әлмәт шәһәренең 50 һәм 7 авыл балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнаша. Аларның иң зурысына 6, кечесенә 2 яшь. “Туган якка, торган җиргә, туган телгә мөнәсәбәтен балалар төбәк әдипләре иҗаты аша белдерә” - мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында милли мәгариф буенча белгеч Сиринә Җиһаншина чараның максатын шулай билгели.
Бәйгенең беренче көнендә 63 санлы “Калинка” балалар бакчасыннан Сөнгәтуллин Айнур 1 урынга лаек дип табылды. Әдип Маликовның “Нефтьчеләр җыры”н башкарган Айнур шигырьне сәнгатьле сөйләве, сәхнәдә үз-үзен тотышы белән жюрины да, тамашачыларны да шаккаттырды. Бу көнне 14 нче балалар бакчасыннан Зәлия Нәбиуллина икенче, 29 нчы бакчадан Алия Гайнетдинова өченче урынга лаек дип табылды. “Иң яшь башкаручы” номинациясендә жюри 4 яшьлек Гөлшат Сәяхованы, “Үзенчәлеклелек өчен” номинациясендә Айнур Галәветдиновне һәм Ясминә Хафизоваларны җиңүче дип билгеләде.
Сиринә Җиһаншина сүзләренчә, бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә 7, районда 18 милли балалар бакчасы эшли. “Элегрәк ата-аналар татар төркемнәренә балаларын теләп йөртсә, соңгы елларда мөнәсәбәт бераз үзгәрде”,-ди милли мәгариф буенча белгеч.
- Ләкин республикада татар һәм рус телләре дәүләтнеке буларак гамәлгә кертелгән икән балалар бакчаларында да укыту-тәрбия шул таләпләр нигезендә алып барылырга тиеш. Без шул юнәлештә эшлибез дә. Әти-әниләр колагына шуны искәртәсе иде: теле ана теле белән ачылган баланың тәрбия дәрәҗәсе дә, халкына, туган теленә мөнәсәбәте дә башкача, күпкә яхшырак була.
Май аенда тәрбиячеләр мәктәп мөгәллимнәре белән уртак семинарга җыелырга ниятли. Очрашуда татар теленә өйрәтү буенча балалар бакчасында башланган эш юнәлешен мәктәптә дәвам итү турында фикер алышачаклар.
Ләйләгөл Минаева
Автор фотолары
"Әлмәт таңнары"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Игътибар! Татарстан Республикасында ракета куркынычы игълан ителде!
Әлмәттә хәбәр итү системасы эшли башлады. Барлык идарәче компанияләргә ышык урыннарга керү мөмкинлеген ачу йөкләнде.
Әлмәттә политехник техникум тулай торагына капиталь ремонт башланды
Бу хакта район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова үзенең «ВКонтакте»дагы битендә хәбәр итте. Әлмәт политехник техникумы тулай торагына беренче көннәрдән алып бүгенге көнгә кадәр ихтыяҗ тотрыклы: ел саен биредә 500 гә якын студент яши. Озак еллар капиталь ремонт мәсьәләсе көн тәртибендә бик кискен торды.
Әлмәттә Радоницага өстәмә автобуслар чыга
Сишәмбе, 21 апрельдә, ата-аналар көнендә әлмәтлеләр өстәмә автобус рейсларыннан файдаланып, 5 һәм 7 нче православие зиратларына бара алачак.
Әлмәт районында «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 8 меңнән артык корычагач утыртачаклар
18 апрельдә Кама-Исмәгыйль авылы тирәсендә зур экологик акция булып узды. Чара «Экологик иминлек» милли проектының «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз