РФ Хөкүмәте Бөтенроссия халык санын алуны яңа срокларда — 2021 елның сентябрендә үткәрү турында карар кабул итте.
Бу вакытка илдә эпидемиологик хәлнең тотрыклануы көтелә.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда халык санын алуны үткәрү турында карар РФ Хөкүмәте тарафыннан 2020 елның җәендә COVID-19 пандемиясе һәм яңа вирусның аз өйрәнелүе шартларында, киләсе елда эпидемиологик хәлне яхшыртуга исәп тотып кабул ителгән иде.