Татарстанда 1 апрельдән авыр йөк машиналары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

1 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан төбәк әһәмиятендәге яки муниципальара әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә.

Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм язгы чорда аларның сәләте түбәнәю сәбәпле кими торган автоюлларның эксплуатация сыйфатын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International