30 мартта террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы булды.
ZOOM платформасында узган комиссия эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов рәислегендә комиссия әгъзалары, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре, идарәче компанияләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Утырышны ачып, Марат Гыйрфанов терроризмга каршы көрәшкә кагылышлы мәсьәләләр аерым игътибар таләп итә, дип билгеләп үтте. Куркынычсызлык таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирергә, экстремизмның теләсә нинди күренешләренә вакытында реакция белдерергә кирәк.