– Без түтәлләр санын да арттырабыз, чәчәклеләр өстендә дә уйландык, – дип планнары белән уртаклашты Валерий Макаров. – Үзебезнең ландшафт дизайнерыбыз бар. Безнең яңа эшләр шәһәр төзелеш советында расланды.
Чәчәк үстерү җиңел түгел. Мәсәлән, 560 мең төпнең һәрберсен кулга алып күчереп утыртырга кирәк. Моннан тыш турыдан-туры җиргә дә 20 килограмм орлык чәчелә. Бу эшләрне нибары 12 кеше башкара. Утыртудан тыш, чәчәкләрне соңыннан карап үстерергә дә кирәк. Җентекле, авыр хезмәт. Шуңа да тудырган матурлыкка кул сузучыларга, кеше хезмәтен таптаучыларга күңел әрни, йөрәк сыкрый. Узган ел Герцен урамына утырткан чәчәкләр тамыр җибәрергә дә өлгерә алмый калган: шунда ук урлап алып киткәннәр. Мондый күңелсезлекләр кабатланмасын иде. Матурлык үзебез өчен бит.