2021 елның 26 мартында Әлмәт шәһәренең “Работа России” Кадрлар үзәгендә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны укудан буш вакытта эшкә урнаштыру, шул исәптән социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдән яшүсмерләрне өстенлекле эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча эш бирүчеләр белән очрашу булды.
Әлмәт мәшгульлек хезмәте директоры Минсәгыйть Насертдинов үзенең чыгышында мәшгульлек авыр тормыш хәлендә калган яшүсмерләргә матди ярдәм күрсәтү өчен шартлар тудыруын, шулай ук хезмәткә намуслы мөнәсәбәт, эшче һөнәрләргә хөрмәт тәрбияләүен билгеләп үтте; хезмәткә күнекмәләр алырга булыша.
Шулай ук социаль контракт кысаларында эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Эш бирүчеләрнең түбән хезмәт хакы булган вакансияләренең эш эзләүчеләрне җәлеп итәрлек эш хакы булмавын исәпкә алып, эш бирүчеләргә эшкә урнаштыру буенча социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме алу мөмкинлеге турында эзләүчеләргә хәбәр итәргә (хезмәт хакына өстәмә рәвештә 10 294 сум), шуның белән гражданнарны эшкә урнаштыруга мотивацияләргә тәкъдим ителде.
Әлмәт шәһәренең "Работа России" Кадрлар үзәге хезмәткәрләре шулай ук эш бирүчеләр игътибарына эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда субсидияләү турында мәгълүмат җиткерделәр (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 13 мартындагы 362 номерлы карары).
Сүз алып, “Авыл хуҗалыгы - Первомайский” ҖЧҖ җитәкчесе Ринат Хәмдиев җәмәгать һәм вакытлы эшләр оештыру буенча мәшгульлек хезмәте белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шулай ук 2020 елда күп балалы ата-ананы эшкә урнаштыру өчен эш урыны булдыруга субсидия алганлыгы турында сөйләде һәм очрашуда катнашучыларга мобиль җайланмалы сөтчелек фермасы артыннан онлайн мониторинг ясау мөмкинлеген күрсәтте.
Очрашуда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының Икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсенең сәүдә һәм куллану хезмәтләре бүлеге башлыгы Дамир Хәбибуллин, 14 оешма вәкилләре, шулай ук Әлмәт шәһәренең “Работа России” Кадрлар үзәге хезмәткәрләре катнашты.