Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
“Йолдызчыклар – 2013” бәйгесе тәмамланды
2013 елның 22 апреле, дүшәмбе
Әлмәт шәһәренә – 60, Татарстан нефте табылуга –70 ел тулуга багышланган чаралар көннән-көн киңрәк масштабларда уздырыла. Калабызның иң нәни гражданнары да бәйрәмне лаеклы уздыруга үзләреннән өлеш кертә. Әлмәт муниципаль районының мәктәпкәчә учреждениеләре арасында “Йолдызчыклар – 2013” бәйгесе оештырылган иде. Беренче чиратта, балаларны туган шәһәренең тарихы белән таныштыру, аларда горурлык хисләре тәрбияләү максаты белән оештырылган фестивальнең сайлап алу турында 47 мәктәпкәчә учреждениенең иҗат коллективлары һәм аерым балалар катнашты. 22 апрель көнне 36 нчы балалар бакчасында “Йолдызчыклар– 2013” шәһәр бәйгесенең бәйрәм һәм йомгаклау концерты булып узды. Чарада Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов, Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Инна Гайфуллина, берләштерелгән профсоюз комитеты рәисе Татьяна Каяшева, “Одаренные дети” фонды башкарма директоры Леокадия Садчикова, бакча мөдирләре катнашты.
– Район һәм шәһәребезнең балалар бакчаларында яшь буынны тәрбияләү, аларның талантларын үстерү юнәлешендә искиткеч зур эшләр башкарыла. Кайсы гына эш юнәлешен алсаң да, мәктәпкәчә мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең эш нәтиҗәләре Татарстан, Россия күләмендә югары бәяләнә. Без үзебезне күрсәтә алдык, хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, – диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары бәйрәм тантанасын ачып.
Чарада бәйгенең “Бию талантлары”, “Әдәби сүз”, “Җыр сәнгате” номинацияләрендә җиңүчеләр чыгыш ясады. 1 нче, 41 нче, нче, 57 нче, 58 нче, 27 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр югарыда әйтеп үтелгән жанрларда чыгыш ясап, чараны чын, матур бәйрәмгә әверелдерелде.
Юбилей чараларына багышланган концерт бәйге җиңүчеләрен бүләкләү белән тәмамланды. Мактау грамоталарын Инна Гайфуллина тапшырды. “Әдәби сүз” номинациясендә I урынны 1 нче, 32 нче, 27 нче, 58 нче балалар бакчалары яулады. “Җыр сәнгате” номинациясендә алдынгылыкны 58 нче, 27 нче, 35 нче балалар бакчалары алды.
“Бию талантлары” номинациясендә 58 нче, 1 нче, 36 нчы, 20 нче, 41 нче балалар бакчалары җиңүче дип табылды. Якын араларда нәни йолдызчыкларның чыгышларыннан төзелгән концерт программасын шәһәр күләмендә күрсәтү күздә тотыла.
Фәрдия Хәсәнова,
“Әлмәт хәбәрләре” газетасы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Игътибар! Татарстан Республикасында ракета куркынычы игълан ителде!
Әлмәттә хәбәр итү системасы эшли башлады. Барлык идарәче компанияләргә ышык урыннарга керү мөмкинлеген ачу йөкләнде.
Әлмәттә политехник техникум тулай торагына капиталь ремонт башланды
Бу хакта район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова үзенең «ВКонтакте»дагы битендә хәбәр итте. Әлмәт политехник техникумы тулай торагына беренче көннәрдән алып бүгенге көнгә кадәр ихтыяҗ тотрыклы: ел саен биредә 500 гә якын студент яши. Озак еллар капиталь ремонт мәсьәләсе көн тәртибендә бик кискен торды.
Әлмәттә Радоницага өстәмә автобуслар чыга
Сишәмбе, 21 апрельдә, ата-аналар көнендә әлмәтлеләр өстәмә автобус рейсларыннан файдаланып, 5 һәм 7 нче православие зиратларына бара алачак.
Әлмәт районында «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 8 меңнән артык корычагач утыртачаклар
18 апрельдә Кама-Исмәгыйль авылы тирәсендә зур экологик акция булып узды. Чара «Экологик иминлек» милли проектының «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз