Әлмәттә җылыту сезоны төгәлләнде

2013 елның 22 апреле, дүшәмбе
Әлмәттә 22 апрельдә җылыту сезоны төгәлләнде. 23 апрельдән җылылык челтәрләрендә факттагы югалтуларны ачыклау буенча сынаулар уздырыла башланды.

Әлеге чарадан соң торбаүткәргечләрнең, аларның элементларының һәм арматураның ныклыгын һәм тыгызлыгын тикшерү максатыннан җылылык челтәрләренә гидравлик сынау үткәрелә. Бу эшләр вакытында барлык кулланучыларга бик арматурасын ябарга һәм авария булдырмас өчен томалагыч куярга тәкъдим ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International