Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау оешмаларының 2020 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары турында йомгаклау медицина советының киңәйтелгән утырышында фикер алыштылар.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, генераль директор киңәшчесе, «Татнефть» компаниясенең медицина программаларын үстерү һәм алып бару хезмәте җитәкчесе Елена Яшина, Роспотребнадзорның Әлмәт районындагы территориаль бүлеге башлыгы Ирина Хәйруллина, ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Маргарита Суфиярова, Әлмәт муниципаль районының медицина берләшмәсе һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.