Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәтлеләр шимбә өмәсенә чыктылар
2013 елның 20 апреле, шимбә
Әлмәттә 1 апрельдән экологик икеайлык башланды. 20 апрельдә шәһәрдә һәм районда беренче шимбә өмәсе уздырылды.
Моңа кадәр санитар җомгалар үткәрелүгә дә карамастан, өмәгә әлмәтлеләр бердәм чыкты. Өстәвенә кояшлы, җылы көн эшкә тагын да дәртләндереп торды. Кулына көрәк-себерке, тырма-чиләк тоткан, күңелләре күтәренке кешеләрне шәһәрнең төрле урыннарында күрү шатландырды – димәк, калабызны чистарту, гөлбакча итү теләге һәркемдә бар.
Эш участогы алдан ук бүленеп куелды һәм һәр предприятие, учреждение, уку йортлары үзләренә беркетелгән территориядә тырышып тәртип урнаштырды, җыйган чүпләрен машинага төяп җибәрә барды. Мисал өчен, урта-махсус һәм югары уку йортларында белем алучылар шәһәргә илтә торган юл кырыйларын, чишмә, инеш буйларын җыештырды. Кыш буена шактый чүп җыелган. Табигать кочагына чыккач калдыкларны махсус контейнерларга ташларга барыбыз да өйрәнеп бетә алмыйбыз икән әле. Ә инде юлдан барганда машинадан ыргыткан су шешәләре, төрле кәгазьләр турында әйткән дә юк. Студентлар бу көнне 52 машина чүп-чар җыеп түкте. Укучылар да өлкән дусларыннан калышмаска тырышты. Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе белән берлектә аларның җыйган “байлыгы” 56 машина булды.
Территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советларының (ТОСМС) баш предприятиеләре, алар составына кергән башка оешмалар да шимбә өмәсеннән читтә калмады. Аеруча 1 (баш предприятиесе “Система-Сервис” УК, 2 (“ТМС Групп” УК), 3 (“Елховнефть”), 4 (“Татнефтегазпереработка”), 7 а (АПТС), 7 б (“Әлмәт-Водоканал”), 8 а (УПТЖ ППД), 9 а (“Татнефть-ХимСервис”), 9 б (“Әлмәтнефть”), 12 (“Радиоприбор” заводы), 12 а (“Татнефть-Энергосервис”), 13 (“ТатАИСнефть”) 15 нче (АБУ ТНС) ТОСМСларның үз биләмәләрен җыештыруга җаваплы карауларын, шул исәптән бордюрларны, агачларны да буяуларын билгеләп үтәсе килә. 185 машина – 19 һәм 20 апрельдә алар тарафыннан әнә шуның кадәр чүп түгелде.
Гараж аллары иң чүпле урындыр, мөгаен. Гараж хуҗалары җыелышып, әлеге территорияне үзләре тәртипкә китерсә, әйбәт булыр иде дә бит. Чынлыкта шулай булырга тиеш тә. Шәһәрдә яшәүчеләрнең бу эшкә бармак аша караулары исәпкә алынып, аларны чүп-чардан арындыру предприятиеләргә йөкләтелә. Быел биредән өмә вакытында “Нефтегаз”, “Елховнефть”, “ТН УРС”, “АРСУ”, “АЭС”, АПТС хезмәткәрләре 38 машина чүп-чар җыеп түкте. Башкалар тарафыннан чистартылган гараж яннарын күреп, хуҗаларның моннан ары территорияләрен чүпләргә кулы күтәрелмәс дип ышанасы килә.
Экология департаменты биргән мәгълүматларга караганда, 1 апрельдән 20 сенә кадәр шәһәрдә чисталык булдыру эшендә 50 меңгә якын кеше, 500 дән артык предприятие һәм учреждение катнашкан һәм 906 берәмлек техника чүп җыелган. Уртак тырышлыкның нәтиҗәсен аңлатып торасы юк, аны һәрберебез күрә. Бу – чиста ишегаллары, урамнар, юллар, яңартылган уен мәйданчыклары, яшел үлән каплаган газоннар һәм башкалар. Әлеге тәртипне сакларга иде безгә. Хәзергә моның белән мактана алмыйбыз шул. Экологик службаларның шәһәр һәм район урамнары, квартал эчләре буенча уздырган рейдлары моны тагын бер кат дәлилли. Мәсәлән, экологик икеайлыкның егерме көнендә шәһәрне төзекләндерү кагыйдәсен бозган өчен 150 административ беркетмә төзелгән, табигать закончалыгын бозу очраклары буенча 12 материал шәһәр прокуратурасына җибәрелгән.
Әйләнә-тирәбез матур, сулый торган һавабыз, чишмә-инешләребез чиста булса, үзебезгә дә күңелле һәм файдалы гына. Күпме кешеләр хезмәте белән урнаштырылган тәртип бозылмас һәм икенче өмә вакытында – 18 майда инде моның кадәр чүп-чар булмас, мөгаен.
"Әлмәт таңнары"
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Игътибар! Татарстан Республикасында ракета куркынычы игълан ителде!
Әлмәттә хәбәр итү системасы эшли башлады. Барлык идарәче компанияләргә ышык урыннарга керү мөмкинлеген ачу йөкләнде.
Әлмәттә политехник техникум тулай торагына капиталь ремонт башланды
Бу хакта район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова үзенең «ВКонтакте»дагы битендә хәбәр итте. Әлмәт политехник техникумы тулай торагына беренче көннәрдән алып бүгенге көнгә кадәр ихтыяҗ тотрыклы: ел саен биредә 500 гә якын студент яши. Озак еллар капиталь ремонт мәсьәләсе көн тәртибендә бик кискен торды.
Әлмәттә Радоницага өстәмә автобуслар чыга
Сишәмбе, 21 апрельдә, ата-аналар көнендә әлмәтлеләр өстәмә автобус рейсларыннан файдаланып, 5 һәм 7 нче православие зиратларына бара алачак.
Әлмәт районында «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 8 меңнән артык корычагач утыртачаклар
18 апрельдә Кама-Исмәгыйль авылы тирәсендә зур экологик акция булып узды. Чара «Экологик иминлек» милли проектының «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз