Татарстанлылар "Цифрлы диктант"та үз ИТ-дәрәҗәсен тикшерә алачак

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Апрель аенда Россиянең барлык төбәкләрендә «Цифрлы диктант – 2021» Бөтенроссия Белем бирү акциясе узачак. Онлайн-тест 9 апрельдә https://digitaldictation.ru/site/2021 сайтта ачылачак. Диктантны 24 апрельгә кадәр язарга мөмкин.

Акция кысаларында катнашучылар үзләренең цифрлы грамоталылыгының дәрәҗәсен белә, компьютер күнекмәләрен тикшерә, шулай ук челтәр аралашуының этик нормаларына ия булу дәрәҗәсен билгели алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International