Язгы эшләр киң колач ала

2013 елның 20 апреле, шимбә
Синоптиклар вәгъдә иткәнчә, салкынча торган көннәр кинәт кенә җәйгә әверелде. Һава торышының бу рәвешле кискен үзгәрүе районыбыз игенчеләре алдында торган бурычларны да катлауландыра. “Язның бер көне ел туйдыра” дип әйткән борынгылар. Райондагы язгы кыр эшләренең барышы белән танышу өчен без Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе белгечләре белән берлектә хуҗалык басуларына юнәлдек. “Кичүчат” ҖЧҖ ендә баш агроном Рифкать Мортазин каршы алды. Хуҗалык язгы кыр эшләренә кичә керешкән. Без тукталган басуда күпьеллык үләннәрне тукландыру эше бара. 2 агрегат азык культураларын тукландыруда, тагын икесе тырмалауда. Кичкә таба тагы берничә берәмлек техниканың басуга чыгуы көтелә.

-Эш әлегә бер сменада алып барыла, шуңа күрә иртәнге алтыда гаражда бер техника да калмаска тиеш һәм караңгы төшкәнче эшләргә, дигән бурыч куелды. Агымдагы елда күпьеллык азык культуралары аерым игътибарда. 200 гектар мәйдандагы җирнең һәр гектарына 200 кг аммиак селитрасы кертү планлаштырыла.Иртәгәсе көннән уҗымнарны тукландыру эшенә керешәчәкбез. 1600 гектарда язгы кыр эшләрен башкарып чыгасыбыз бар, шуларның 1000 гектары иртә культуралар. 9 тырмалау, 3 чәчү агрегатлары тулы хәзерлектә. Ягулык- майлау материаллары, ашлама белән тоткарлыклар юк. Эшче көчләр, механизаторларга да кытлык булырга тиеш түгел. Һава торышлары уңай торганда чәчүне ике атнада башкарып чыгарбыз дип өметләнәбез, - ди баш агроном.

“Үзе суга, җилгәрә, аннан төяп җибәрә”дигән табышмакны бераз гына үзгәртсәң, ” Кичүчат” ҖЧҖ нең алдынгы механизаторы Дамир Яруллинга бик тә туры килер иде. Ул да шулай, 70 төрле һөнәргә ия. Иртә яздан техникаларны ремонтлый, бүген исә ДТ-75 тракторын иярләп беренчеләрдән булып кырга чыккан. Игеннәрне чәчү, көзен аларны җыеп алу эшендә дә ул беренчеләр сафында. Сезон саен яңа төр техниканы үзенә буйсындыра. 18 ел дәвамында механизатор булып эшләүче Дамирның теләге бер, вакытны әрәм итмичә эшләргә дә эшләргә. Техника гына ватылмасын да, көннәр генә матур торсын.

“Ярыш”хуҗалыгында да эш кайный. Без килеп төшкәндә күпьеллык үләннәрне тукландыручы ике агрегат эшчеләре кичке ашка тукталганнар иде. Биредә үк ашлама төялгән КамАЗлар да тора, ягулык-майлау материалларын да басуга чыгаралар. 80 гектар мәйданда тукландыру үткәрелгән инде. “Ашламалар шактый кыйммәт, шунлыктан костер чәчелгән барлык басуларны тукландыра алмыйбыз, азык культураларының өчтән бер өлешендә тукталып торырга туры килә, - ди җитәкче. Язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп үз вакытында башкарып чыгу өчен, беренче чиратта, белгечләр, эшче куллар кирәклеген ассызыклады. Быел әлеге проблема өлешчә булса да авылның үз кешеләре хисабына хәл ителгән. Бигрәк тә арада яшьләрнең булуы сөендерә. Шуларның берсе Илнур Таќиев. Ул 65 һөнәри училищены тәмамлаганнан соң армия сафларында хезмәт итә. Ике ай элек кенә КамАЗ машинасына утыра. Киләчәктә йорт салу өчен җир участогы да бирергә вәгъдә иткәннәр. “Эш шартлары һәм яхшы хезмәт хаклары булса, авыл хуҗалыгында бик теләп эшләр идем, ” - ди ул. Тайсуган авылы егете Артур Мәүлетбаев та КамАЗ машинасын иярли. Кадрларга килгәндә, үрнәк алырдай кешеләр бар “ Ярыш”та. Шуларның берсе баш агрономы Фаварис Рәшитов. Әлеге хуҗалыкта 38 ел хезмәт куя. Күптән лаеклы ялда булуына карамастан, үтә җаваплы бу чорда постын ташламый. Аның сүзләренә караганда, иртәгәсе көннән башлап уҗымнарны тукландыруга керешәчәкләр, хуҗалык язгы чәчү эшләрен 15 көн эчендә тәмамлауны күздә тота.

Район хуҗалыкларында уҗымнарны тукландыру эшенә 19 апрель көнне беренчеләрдән булып “Клементейкино”, “Токарликов” һәм “Рубин” игенчеләре чыкты.

Районның баш агрономы Хәким Нәкыев билгеләп узганча, язгы кыр эшләре чорында 11мең 600 гектар җирне тырмаларга, 3 мең 400 гектар мәйдандагы костер һәм люцерна катыш күпьеллык үләннәрне , 16 мең 300 гектар уҗым культураларын тукландырырга кирәк. Иртә культураларның чәчүлек мәйданы 33 мең 700 гектар. Терлек санына карата бирелгән субсидияләргә 1700 тонна аммиак селитрасы, сөткә бирелгән субсидияләргә 370 тонна аммиаклы һәм катлаулы ашламалар алынган. Уртача алганда, 1 гектар чәчүлек җиренә 26.8 кг минераль ашлама туры килә. Агымдагы елда басу –кырларда 440 берәмлек трактор, шуларның 20 се югары җитештерүчәнлекле чит ил техникасы, 125 йөк машинасы, 110 заманча туфрак эшкәртү комбайннары, 181 тырмалау, 223 чәчүлек агрегатлары эшләячәк.

Фәрдия Хәсәнова, “Әлмәт хәбәрләре” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International