Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Габдрахман: кичә, бүген, иртәгә
2013 елның 20 апреле, шимбә
Габдрахман гасырларны эченә алган гәҗәеп бай тарихлы һәм үзенчәлекле авыл. Тарихи мәгълүматларга караганда, аңа 1728 елда нигез салынган. Габдрахман башка авыллар белән чагыштырганда бик тиз үсә. Аның төп сәбәбе – олы юл буенда урнашуы. Билгеле булганча, Бөгелмә өязе аша Оренбургтан Казанга Яңа Мәскәү юлы дип аталган почта тракты үткән. 1756 елда Яңа Мәскәү юлының әйләнә – тирәсенә даими яшәү өчен Казан татарлары китерелә. Алар Габдрахман авылына урнаша.1897 елда Габдрахманда 269 хуҗалык булып исәпләнгән, мәчет һәм мәктәп булган. Октябрь инкыйлабыннан соң ике ел узгач, 1920 елда Габдрахман авыл Советы оеша. Аның беренче рәисе Исмәгыйль Гыйльманов була.
Әлеге вакыйгалардан соң бер гасырга якын вакыт узган. Ләкин, Габдрахманда моннан 100 ел элек башланган тенденция дәвам итә, авыл әле дә Әлмәт районының капкасы, иң алдынгы һәм төзек торак пунктларның берсе. Биредә халыкның тормыш-көнкүреше өчен искиткеч уңайлы шартлар тудырылган, социаль – икътисади күрсәткечләр дә бик югары. 19 апрель көнне билгеләп үтеләчәк муниципаль идарә хезмәткәрләре көне уңаеннан, авыл башкарма комитеты эшчәнлеге, соңгы елларда ирешелгән уңышларга тукталу урынлы булыр.
Авыл советы үзенең эшен хөкүмәт һәм район житәкчелеге белән берлектә, авыл Советы карарлары нигезендә оештыра.
Бүгенге көндә Габдрахман авылында 537 шәхси йорт яны, 12 дача хуҗалыгы исәпләнә, 1650 кеше яши. Шуларның 951 е эшләү яшендә, сәнәгатьтә 272, бюджет өлкәсендә 127, колхозда 38 кеше эшли, пенсионерлар 308 кеше исәпләнә. Бүгенге көндә 48 яшь кеше төрле югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укый. Армия хезмәтендә 8 егет хезмәт итә.
Авылның инфраструктура төзелеше кайбер шәһәрләр көнләшерлек. Биредә коммуникацияләр үткәрелгән, барлык уңайлыклары булдырылган аерым биналарда урнашкан башлангыч һәм урта мәктәп эшли, 126 балага белем бирелә.
Зур һәм иркен тамашалар залы булган Мәдәният йорты, шунда ук китапханә бар. Мәдәният йортының танылган бию коллективы күп еллар дәвамында Әлмәт кенә түгел, республика данын яклап Россия, күп кенә чит ил сәхнә–ләрендә чыгыш ясый. Агымдагы елда клубның түбәсе бөтенләе белән алмаштырылган, янкорма төзелеп бетү алдында.
Соңгы берничә елда капиталь ремонт үткәрелгән мәчет, аның янәшәсендәге мәдрәсә торак пунктның матур архитектура үрнәге. Биредәге җиһазлар, уку әсбаплары да югары дәрәҗәдә.
Габдрахманда халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен дә барлык шартлар тудырылган. Табиблык амбулаториясенең күпьеллык тарихы бар. Узган ел медпунктка ремонт ясалган, җиһазлар яңартылган. Биредә табибка күренүдән тыш, атнасына ике тапкыр кан һәм башка анализларны бирергә, стоматология кабинетында тешләрне дәваларга, физиотерапия алырга мөмкин. Авыл халкына хезмәт күрсәтәчәк югары квалификацияле белгечләр өчен тәгаенләнгән йорт салынып бетү стадиясендә. Мондый шартлар кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә мөһим адым.
Соңгы 10 елда башкарылган эшләр исемлеген авыл башкарма комитеты һәм “Ярыш” хуҗалыгының административ бинасына, “Акташ” сәүдә йортына ясалган ремонт, авылның социаль объектлары өчен булдырылган 4 мини-котельный дәвам итә. Болардан тыш, аяныч хәлдә булган зират чистартылган, зурайтылып ихатасы яңа койма белән әйләндереп алынган, тротуарлар салынган, су алыр өчен махсус колонка куелган.
Узган елның 30 августында капиталь ремонт һәм реконструкциядән соң тантаналы төстә «Шамил» кибете ачыла. Авылга иң кирәк һәм күптән көткән ипи пешерү цехы, авыл халкы мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен башка кирәк-яраклар сатыла.
Яңартылган сәүдә үзәгендәге райпо ашханәсенә капиталь ремонт ясалып өр-яңа оборудование куелган. Биредә хәзер төрле мәҗлесләр (туйлар, туган көннәр, юбилейлар) үткәрелә. Заказлар нигезендә, халыкка кирәк булган тортлар, бавырсаклар һәм башка күп төрле тәмле ризыклар пешерәләр.
Соңгы 10 елны гына алсак та, бер авыл җирлеге өчен искиткеч зур күләмдә эшләр башкарылган. Аларның барысына да средстволар кирәк, билгеле. Нефть сәнәгатенә күп кенә мөхтәрәм шәхесләрне биргән авыл буларак, алар һәрвакыт нефтьче–ләр ярдәменә таяна. “Татнефть” ААҖ генераль директоры Ш.Ф.Тәхаветдинов республика, район һәм шәһәр халкының тормыш шартларын яхшырту белән беррәттән, Габдрахманга да игътибарын киметми. Моның өчен авылдашлары аңа чиксез рәхмәтле.
Башка авыллардан үзгә буларак, Габдрахманда көнкүреш хезмәте күрсәтү дә алга киткән. 8 кибеттән тыш, сәүдә үзәгендә чәчтараш эшли, машина запчастьләре сату, ремонтлау, шин- монтаж да бар. 2012 елда шушы авыл егете бинага ремонт ясап, лицензия алып, халык соравы буенча аптека ачкан. Авылның үз базары, сәүдәгәрләре дә барлыкка килгән. Хуҗалыкларында җитештереп кош- корт ите, яшелчә, чәчәкләр һәм орлык сатучыларны бары уңай яктан гына билгеләп үтәргә мөмкин.
Авылның көннән-көн яңара, зурая баруы башкарма комитет алдына яңадан – яңа таләпләр куя. Соңгы 10 ел мәгълүматларына караганда, нефтьчеләр инициативасы белән 2005 елда авыл читеннән башта 85 урын бүленә. Нефтьчеләр урамына барлык төр коммуникация челтәрләре уздырылган. Йортларны шәхси милек итеп рәсмиләштерү эше дә төгәлләнү алдында.
Алырга теләүчеләрнең күп булуын күздә тотып, Энҗе Мөэминова һәм Шөгаеп Мотаһиров исемендәге ике яңа урам, Октябрь, Һ. Такташ, М. Гафури урамнарының дәвамы буларак, өстәмә рәвештә 84 урын бүленә. Күп балалы гаиләләр өчен районда беренчеләрдән булып 44 участок документлаштырыла. Бүгенге көндә 16 гаиләгә җирләр бирелгән инде.Хәзер аларга ут, су, газ үткәрү мәсьәләләре хәл ителә. Авылның урамнарын, юлларын да тәртиптә тотарга тырышалар. Шушы көннәрдә Совет урамындагы ике яклап сузылган тротуарны яңарту эше башланачак. Халыкны су белән тәэмин итүдә тоткарлыклар булмасын өчен, берничә ел элек ике артезиан коесы бораулана. Су линияләренә карап тору авылда оештырылган торак–коммуналь хуҗалык идарәсенә тапшырылган. Торак пунктта тәртип, чисталык булдыру юнәлешендә алар бик актив эшли. Атнасына ике тапкыр көнкүреш калдыклары, чүп– чар чыгарыла.
Промышленностька якын торак пункт булуына карамастан, авыл Советы йорт яны хуҗалыкларында мал санын арттыруга игътибарын киметми. Узган отчет елында Габдрахманда 252 мөгезле эре терлек исәпләнгән. 2007 елдан башлап бирелә торган ташламалы авыл хуҗалыгы кредитларын 2012 елда 11 кеше алган. Күләме 2 миллион 430 мең сум. Әлеге акчаларга 1 Газель, 1 УАЗ машинасы алынган, сарай төзелгән, умарта, теплицалар булдырылган, маллар алынган.
Габдрахман авылының бүгенге абруйлы, төзек һәм яшәү өчен уңайлы булуы эстафета кебек берсе икенчесен алыштырып килгән тәҗрибәле җитәкчеләрнең уртак хезмәт нәтиҗәсе. 1972 елдан башлап Габдрахман авылы белән тоташтан 25 ел данлыклы Наҗия апа Мәүлетбаева җитәкчелек итә. Аңа алмашка килгән Фәрит Халиковка да авылдашлары бик рәхмәтле. 2005 елдан башлап авыл башкарма комитеты җитәкчесе Өлфәт Усманов. Җитәкченең күпкырлы һәм катлаулы вазифасын намус белән, тырышып һәм җиренә җиткереп үти ул. Хезмәттәшләреннән дә шуны таләп итә.
Авыл Советында күп еллардан бирле хезмәт куючы Зөһрә Шәяхмәтованың хезмәте дә мактауга лаек. Идарәнең бөтен язу-сызу эшен, халыкка хезмәт күрсәтүне ул тормышка ашыра.
Балтач районында туып -үскән кыз Казан Педагогия училищесын тәмамлагач юллама белән Югары леп йөргән булачак тормыш иптәше Рәфкать белән таныша. Габдрахманга килен булып төшкәч тә, берничә ел 10 нчы мәктәптә балаларга белем бирә. “Татнефтепромхим” оешмасының кадрлар бүлегендә эшли. 2000 елдан авыл Советы җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкара. Үз эшен белеп, төгәл һәм җиренә җиткереп алып барганы өчен Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, ТР Хәрби комиссариатның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Габдрахман авыл башкарма комитеты үз эшчәнлеген бүгенге көн таләпләреннән чыгып оештырырга омтыла. Район, республикакүләм уздырылган бәйге–ләрдә катнашу, призлы урыннарга лаек булу алар өчен гадәти күренеш. Ирешелгән уңышлар шуны дәлилли. 2009 елда Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының “Парклар маршы” акциясендә актив катнашулары, 2010 елда энергия ресурсларын саклау өлкәсендәге югары күрсәткечләре өчен “Татэнергосбыт” акционерлык җәмгыятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнәләр. Узган елның декабрь аенда республика күләмендә муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган смотр-конкурста җиңеп машина белән бүләкләнә.
– Өлфәт Фахруллович, авылны һәр яктан үрнәк итеп яшәтү зур чыгымнар һәм тырышлык таләп итә. Бу эштә сезнең беренче ярдәмчеләрегез кем?
– Әлбәттә, бу шулай. Барлык уңышларыбыз, авылның бүгенге төзеклеге, уңай шартлар өчен без, беренче чиратта, нефтьчеләребезгә рәхмәтле. Советның депутатлар корпусы да бик көчле, һәрбер эштә алар беренче ярдәмчеләребез.
– Агымдагы елда габдрахманлылар нинди планнар белән яши?
– Яз башлануга эш күбәя. Беренче чиратта, күмәк көч белән авылны тәртипкә китерергә, кышкы чүп-чардан чистарынырга кирәк. Экологик шимбәләрне арттырмыйча булмас. Алдан әйтеп киткәнчә, бүген – иртәгә Совет урамында 4 км дан артык озынлыкта тротуар салу эшенә тотынабыз, юллардагы чокырларга ремонт үткәрү дә күздә тотыла. “Шәрәфетдин бабай” чишмәсенә куелган насос станциясе бинасына ремонт ясала башлады. Габдрахманлыларны тагын олы вакыйга көтә. Быел авылның оешуына 285 ел тулуны билгеләп үтәргә исәплибез. Бәйрәм чараларын зурлап уздыру көз айларында планлаштырыла.
– Өлфәт Фахруллович, планнарыгызның тулысынча тормышка ашачагына без ышанабыз. Сезне һәм коллективыгызны җирле үзидарә хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итеп, эшләрегездә уңышлар, гаиләләрегездә тынычлык телибез.
Фәрдия ХӘСӘНОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз