Чит ил галимнәре Әлмәттә

2013 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе
Татар дөньясына танылган галим, педагог, журналист, мәгърифәтче Риза Фәхреддин исеме елдан – ел тирәнрәк үтеп керә бара. Дөньяның татарлар яшәгән барлык илләрендә дә аның хезмәтләренә игътибар арта, өйрәнелеп, тәрҗемә ителеп халыкка кайтарыла.

Бу юнәлештә Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты инде күп еллардан бирле нәтиҗәле эшчәнлек алып бара. 18 апрель көнне калабызның Яшьләр үзәгендә Әлмәт шәһәренең 60 еллыгы, Татарстан нефте табылуга 70 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары кысаларында халыкара фәнни– гамәли конференция булып узды. ТР Мәгариф министрлыгы, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты, ессы, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты белән берлектә уздырылган чара “Риза Фәхреддин иҗатында гуманитар фикер эволюциясе” дигән исем астында узды.

Конференциядә Татарстанның барлык төбәкләреннән, Россия, Төркия, Голландиядән дә укытучылар, галимнәр, фән эшлеклеләре катнашты. Чара Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрованың сәламләү сүзе белән башланып китте.

–Күркәм тәрбияле, гыйлемле булу җәмгыять өчен бик мөһим. Тәрбияле бала, тәрбияле ата– ана, тәрбияле әби– бабай булыр өчен һичшиксез Риза Фәхреддиннең хезмәтләрен укырга кирәк. Кешене, әхлаклы, зыялы итәргә омтылу безнең өчен бик кирәкле дәреслек булып кала. Бүгенге конференциянең Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында үтүе очраклы хәл түгел. Алар галимнең мирасын өйрәнүдә зур хезмәт куялар. Мин сезнең һәрбарчагызга да эзлекле, нәтиҗәле эшләр теләп калам, – диде ул үзенең чыгышында.

Пленар утырышта Төркиянең Мәрмәрә университетыннан тарих фәннәре докторы Исмаил Тюркоглу, Голландиянең Амстердам университетыннан Альфрид Бустанов, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты академигы Мирфатих Зәкиев һәм башка бик күп күренекле шәхесләребез катнашты. Пленар утырышның икенче өлеше институтта , аерым секцияләрдә дәвам итте.

Ф.ХӘСӘНОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International