10 март көнне Әлмәт шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркы базасында керемнәр, чыгымнар, милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат тапшыру сораулары буенча зона семинары узды.
Татарстан Республикасы Хисап палатасының региональ контроль бүлеге баш инспекторы Наталья Ткачева бюджет акчаларыннан файдаланганда һәм муниципаль сатып алуларны тормышка ашырганда закон таләпләрен үтәү чаралары турында хәбәр итте.