Әлмәтнең үзәк урамы яңарту көтә

2013 елның 17 апреле, чәршәмбе
Урам буйлап атлыйм. Тирә-якны күзәтәм. Тукталыш тирәләрендә чүп-чар таралып ята.

Әмма алардан битәр бүген биналарның тышкы кыяфәте игътибарымны җәлеп итте.

Кышын кар каплап торганга, күрәсең, аларның торышы күзгә чалынмаган. Берсенең баскычы җимерелгән, икенчесенең стенадагы плитәләре купкан, урналарның буяулары коелган, өченчесенең алтактасы шыксыз хәлдә – бер дә матур түгел. Быел Әлмәттә кунаклар көтелә, юбилейлар уңаеннан зур чаралар планлаштырыла. Әмма бу очракта бәйрәм хакына гына объектларга ямь кертүне ассызыклыйсы килми. Үзебез өчен дә кирәк ич ул. Һәммәбез дә шушы урамнар буйлап йөри, бер сукмактан атлый, шул ук кибетләргә, салоннарга бара. Ерактан ук төзеклеге белән җәлеп иткән сәүдә ноктасына керәсе килеп тә тора бит әле ул. Әмма кайберләренең хуҗалары җимерек урыннарны яңарту зарурлыгы турында уйланмый булса кирәк. Гәрчә бу хакта муниципаль район җитәкчелеге күптәннән кисәтүләр ясап килсә дә. Ниһаять, эшмәкәрләрнең йолдызлы сәгате җитте, бүген без аларның берничәсен халыкка “танытырга” булдык. Сез рәсемдә күргән “Электроград” кибете директорына, хәтерем ялгышмаса, төгәл бер ел элек, узган елның апрель аенда урында ук шелтә белдерелгән иде. Кимчелекләрне юк итү өчен аңа 15 көн вакыт бирелгәне дә истә. Шулай ук пандуслар урнаштыру, мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен сигнал төймәләре булдыру хакында да җиткерделәр аңа. Әмма нәтиҗә аяныч: үзгәреш бөтенләй юк. Ялгышам, бар, начаррак якка – керү урыны тагы да шыксызланган.

“Экспресс фото”, “Бережная аптека”, “Модняшки” һ.б. да үзәк урамның ямен бозып торалар. Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе вәкилләре аларның битарафлыгын административ штраф белән “бәяли”. Ләкин зур чыгымнар белән ремонт эшләрен башкаруга караганда, эшмәкәрләр моны кулайрак күрә, ахры. Аннары медальнең икенче ягы да бар икән. Баш архитектор Алмас Идрисов сүзләренә караганда, әлеге биналарда эшчәнлек җәелдерүчеләр арендага бирүчеләргә җитәрлек күләмдә акча түләүләрен сылтау итеп, башкага чыгымнар ясамауларын әйтәләр, ә соңгылары эшмәкәрләрнең бинаны үз ирекләрендә куллануларын билгеләп, ремонтны да алар уздырырга тиеш дип саный. Килешүләрдә барысы да күрсәтелмәүдән шушының ише аңлашылмаучанлык килеп чыга да инде. Кем гаепле, кем хаклы икәнлеген дә белмәссең...

Вак адымнар белән урам буйлап сәяхәтемне төгәлләдем. Уңай мисаллар да юк түгел икән. “Парис” каршында бүген яңарту эшләре алып барыла, “Скрепка” кисәтү ясау белән тиз арада тәртип урнаштырган. Алардан калганнар да үрнәк алыр дип ышанасы килә.

Бүгенге күзәтү үзәк урамга гына ясалды. Башка урамнарда да ике юнәлештә аларны ачыкларга мөмкин. Газета укучылар үзләре дә безгә бу мәсьәләдә ярдәм итә ала. Бик начар торышта булган офис, кибетләргә юлыксагыз, безгә хәбәр итегез.

P.S. Нефтьчеләр башкаласында һәр тарафта бәйрәмгә әзерлек бара. Хәзерге вакытта шәһәребезне Әлмәтнең 60, Татарстанда нефть эшкәртелә башлауның 70 еллыкларына багышланган баннерлар белән бизәү эшләре җәелдерелгән. Каланың үзәк мәйданы, Ленин урамы, Төзүчеләр проспекты, Гафиятуллин урамындагы күпер буе, АПТС котельные, мәйданга илтүче юл, Яр Чаллы яклап шәһәргә керү урыны калада зур чаралар көтелгәнлеген күрсәтеп тора инде. Әмма болар гына аз. Эшлисе дә эшлисе әле.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
"Әлмәт таңнары"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International