9 мартта Әлмәт муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Хокук саклау органнарының 2020 елда коррупцион юнәлештәге җинаятьләрне ачыклау, булдырмау һәм ачу буенча эш нәтиҗәләре турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы Айрат Баһаветдинов хәбәр итте.
Әлмәт муниципаль районының Контроль-хисап палатасы тарафыннан 2020 елда үткәрелгән чаралар турында тышкы финанс тикшерүе кысаларында районның Контроль-хисап палатасы Рәисе урынбасары Гөлнара Гыйльманова мәгълүмат бирде.