Әлмәт “Халык контроле” системасында уңышлы эшләүчеләр исемлегендә

2013 елның 17 апреле, чәршәмбе
“Халык контроле” системасына гражданнардан килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр буенча эш алып бару юнәлешендә республиканың Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән муниципаль берәмлекләре үзләрен уңай яктан күрсәткән.

Ә менә Казанның Идел буе һәм Вахитов, Авиатөзелеш һәм Яңа-Савин районнары администрацияләре, киресенчә, җиренә җиткереп эшләмәүчеләр исемлегендә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

Әйтик, Түбән Кама районында теркәлгән 214 заявканың 125 е буенча проблема хәл ителгән, бары тик бер мөрәҗәгать кенә кире кагылган. Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрацияләре 758 гаризаның 258 е буенча гына заявканы уңай якка хәл иткән.

“Системада эш статистикасы ачыктан-ачык күренә. Мисал өчен, без, кулланучылар фикеренчә, Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының заявкаларны уңышлы хәл итүен күрәбез. (+700 “лайк”), ә иң начар эшләүче буларак, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы күрсәтелгән (-248)”, - ди Роман Шәйхетдинов.

"Әлмәт таңнары"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International