Февраль аенда республикада 1 мең 931 яңа Covid-19 очрагы теркәлгән. Бу гыйнвар ае белән чагыштырганда 30% ка кимрәк.
Мартның беренче атнасында уртача көнгә 50дән артык очрак теркәлә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.